"Акчарлак"ны хәзер "Озон" кибетеннән алып була! Әлеге бәягә сезгә "Акчарлак"ның соңгы 4 саны киләчәк. (Комплект из 4-х последних номеров, 96 страниц) "Акчарлак" атна саен чәршәмбе(среда) көнне чыга.
Акчарлак" – республикабызда чыга торган алдынгы периодик басмаларның берсе.
24 битлек газета информацион һәм күңел ачу юнәлешләрендә эшли. Ил һәм дөнья күләмендә сәясәт, икътисад, мәдәният, дини тормыш яңалыкларын яктырта. Укучыларын танылган шәхесләр белән таныштыра, кызыклы тематик рубрикалар тәкъдим итә. Газета битләрендә аналитик материаллар, мәкаләләр, репортажлар урын алган. Яшьләр, авыл һәм шәһәр кешесе проблемалары күтәрелә.
“Акчарлак” – бөтен гаилә өчен дә бер дигән газета! Анда олысы да, кечесе дә үзенә кызыклы булган мәгълүмат табар.